Татарстанның Кама аръягы зонасы урманчылары Нурлатта парсыз ефәк күбәләгенә каршы көрәш юлларын эзләде

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Нурлат урманчылыгында республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында семинар-киңәшмә узды.

Төп тема булып республика территориясендә, аерым алганда, Нурлат урманчылыгында ефәк күбәләге белән зарарланган мәйданнар 40 мең гектардан артык тәшкил иткән зарарлы бөҗәк таралуы тора. Быел 10 мең гектарда җир эшкәртү үткәрелгән. Кайбер агачлар, мәсәлән, агачларның яфраклы токымнары торгызылган һәм инде алар яфраклар да җибәрергә өлгергән. Семинарда катнашучылар моны Восход урманчылыгында ачык күрделәр. Ылыслылар белән вәзгыять күпкә катлаулырак. Урманчылар әйтүенчә, урман полосалары утыртуның алга таба үсешен фаразлау әлегә авыр: барысы да һава шартларына һәм үсемлекләрнең тамыр системасының ныклыгына бәйле булачак.

"Без бу проблема турында борчылабыз. Быел парсыз ефәк күбәләге Татарстан урман фондының 200 мең гектарында ачыкланган. Шуңа күрә безгә нәрсә эшләргә, нинди чаралар үткәрергә һәм язга әзерләнергә кирәклеген билгеләү мөһим. Министрлык һәм урманчылык тарафыннан башкарылган барлык гамәлләребез үз җимешләрен бирергә тиеш", - диде министр.

Ул шулай ук семинарда Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән урман хуҗалыгы вәкилләренең, шулай ук республиканың 10 районыннан вәкилләрнең булуы мөһимлеген билгеләп үтте. Чөнки мондый тәҗрибә уртаклашу корткыч белән көрәшүнең гомуми планын төзергә һәм аны юк итүнең оптималь ысулларын табарга ярдәм итәчәк. Семинар кысаларында Чияле-Алан урманчылыгында шундый чараларның берсе - «нефтевание» ысулы ягъни эшкәртелгән машина мае яки керосин ярдәмендә кайры астында күбәләк салган йомыркалы ояларны эшкәртү ысулын күрсәттеләр.

«Искереп бара торган ысул, әмма эшкә яраклы ысул бу", - дип билгеләп үтте семинарда катнашучылар. Ул парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларын юк итәргә ярдәм итә. Ләкин бу эштә волонтерлар ярдәме кирәк. Семинарның пленар өлешендә Равил Кузюров авыл җирлекләре башлыкларына урманны зарарлы организмнардан саклау буенча уртак эшне оештыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Семинар эшендә район Башлыгы да катнашты. Дамир Ишкинеев билгеләп үткәнчә, парсыз ефәк күбәләге шәһәргә дә килеп җиткән. Ярый әле, чәчелгән культураларга зыян китермәде. Әмма бакча участокларында, паркларда, скверларда һәм йорт яны территорияләрендә зыян күргән территорияләр булуы  турында мөрәҗәгатьләр килгән.

“Бәла - казаны бергәләп җиңәргә кирәк", - диде район Башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International