73нче янгын сүндерү – коткару бүлеге инженер-инспектор составы вәкилләре 1 августтан 25нче августка кадәр «Татнефть» җәмгыятенең сакланган объектларында склад биналарының һәм корылмаларының янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейд үткәрә.
Аеруча түбәндәгеләргә игътибар ителәчәк:
шартлау һәм янгын куркынычлыгы буенча склад биналарын категорияләү белән бәйле канун бозулар;
склад һәм җитештерү биналарын максатсыз куллану белән бәйле кагыйдәләрне бозулар;
-матдәләрне һәм материалларны складларда саклауның (аларның янгын куркынычлы физик-химик үзлекләрен исәпкә алмыйча саклауның) туры килмәве белән бәйле кагыйдә бозулар;
склад биналарында йөк төяү-бушату һәм транспорт чараларын ремонтлау һәм тукталышларны оештыру белән бәйле шартларны бозулар;
склад биналарында дежур яктыртуны куллану, газ плитәләре һәм электр җылыту приборлары куллану белән бәйле тиешле тәртипне бозулар;
склад биналарында АПС һәм АПТУ системаларының булмавы (төзексезлеге) белән бәйле кагыйдә бозулар;
склад биналарында беренчел сүндерү чараларының булмавы (төзексезлеге) белән бәйле кагыйдә бозулар.
ОПП 73нче ПСЧ инженеры Михаил Смирнов