Бүген Нурлат хәрби комиссариатында контракт буенча махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән нурлатлыларны озату булды. “Без анда гаиләләребез тыныч яшәсен өчен барабыз", – дип барысы да бертавыштан белдерә егетләр.
Алар арасында Некрасовка бистәсеннән Илдар Гобәйдуллин да бар.
"Мондый авыр вакытта мин читтә кала алмыйм. Туган ил: "Кирәк!, дигәч, без барабыз. Җиңү белән кайтырбыз дип ышанам!,- дип уртаклашты контрактчы.
Илназ Якупов та контракт буенча хезмәт итәргә карар иткән, аның кайтуын хатыны Кристина һәм күпсанлы туганнары һәм якыннары түземсезлек белән көтәчәк.
"Без май аенда өйләнештек, октябрьдә балабыз туачак. Дошман минем гаиләмә барып җитмәсен өчен, монда аларның баш өстендә тыныч күк булсын өчен, анда барырга булдым», – дип сөйләде Илназ Якупов.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова һәм шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин контрактчы якташларыбызга үгет-нәсихәт сүзләрен җиткерде.
"Бу - бик кыю адым, Ватанга патриотизм һәм чын күңелдән хезмәт итү үрнәге, безнең яшь буын сезгә тиңләшәчәк. Мин сезгә яхшы хезмәт, уңышлар һәм тизрәк исән-сау һәм җиңү белән өйгә әйләнеп кайтуыгызны телим», – дип мөрәҗәгать итте район Башлыгы Дамир Ишкинеев.
"Бүген без чын геройларыбызны, Ватаныбызны, бөек илебез мәнфәгатьләрен якларга теләк белдергән кыю егетләрне, Тоцкое лагерьларына озатабыз», – диде шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин.
Аларның сүзләренә район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова да кушылды, ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Ватанны саклаучылар» район оешмасы ярдәм итү фонды турында сөйләде.
"Сез хезмәт итәргә китәсез, әмма туганнарыгыз һәм якыннарыгыз монда кала. Теләсә нинди мәсьәләләр буенча алар фондка да, район Башкарма комитетына да мөрәҗәгать итә алалар, без аларга һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәкбез», – дип ышандырды Зәрринә Ринатовна.
Шәһәр һәм район хәрби комиссариатында билгеләп үтелгәнчә, киләсе атнада махсус хәрби операция зонасына тагын 10 нурлатлы китәчәк.