Нурлатта һава - десант гаскәрләре үз бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Бүген десантчылар һәйкәле янында һава-десант гаскәрләре оешуга 93 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг узды.

Тантаналы чара Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары астында гвардияче-десантлар флагын күтәрүдән башланды. Сугышчылар һәлак булган хезмәттәшләрен хөрмәтләү йөзеннән чәчәкләр куйдылар.

Күпләр тантаналы митингка гаиләләре белән килде. Ел саен шәһәрдәшебез Ольга Буланова тормыш иптәше Михаилга балалары белән бергә сюрприз әзерли икән, быелгы ел да искәрмә түгел.

Сәламләү сүзе белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары полковник Заһир Абдуллин, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар ветераннарының Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге рәисе Ришат Сафиуллин чыгыш ясады. Традиция буларак актив десантчыларны бүләкләр белән билгеләп үттеләр.

Нурлат шәһәре десантчылары берлеге рәисе Валерий Хорошев Россия Геройлар ассоциациясе президенты, Россия Федерациясе Герое, генерал-полковник Владимир Шамановның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Владимир Леуков «Һава-десант гаскәрләре ветеран-интернационалисты» медале белән бүләкләнде. Ул 1984-1986 елларда Әфганстанда хезмәт иткән. Владимир Владимирович десантчы булу-мәктәп эскәмиясендә чактагы хыялым, дип сөйләде.

Әфганстандагы сугыш ветераннары исеменнән мин барлык десантчыларны бәйрәм белән котлыйм. Бу исемне мин сезгә бүген генә түгел, ә гомер буе лаеклы йөртергә насыйп булсын, дип телим. Минем өчен десантчы булу-горурлык", - дип сөйләде Владимир Леуков.

Бәйрәм хөрмәтенә район үзешчән артистларыннан музыкаль котлаулар яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International