Торак йортта янгын чыгу ихтималын гаиләнең барлык әгъзаларын, балаларны һәм өлкәннәрне гади генә кагыйдә – өйдән чыкканда барысын да күздән кичерергә өйрәтү ярдәмендә киметергә мөмкин.
Янгын чыгу өчен өч фактор кирәк:
- янучан мохит;
- ут чыганагы;
- яну өчен шартлар булу.
Өч фактор да янгын чыгуга һәм таралуга китерә. Димәк, янгынны аларның берсен юк итү юлы белән дә кисәтеп була. Яну материаллары булган җирдә ут кабызу яки оксидиатор чыганаклары булырга тиеш түгел; даими ут чыганагы булган җирдә яну мохите булырга тиеш түгел.
Янгын башлану чыганакларын ачыклау максатыннан, тикшергәндә фатирдагы барлык электр розеткаларының электр приборларының штепсель вилкаларының ычкындырылган булуын, электр җылыту приборларының янмый торган подставкаларда торуын, ә аларның җылытылган өслеге янучан материалларга тиеп тормавын тикшерергә кирәк.
Кухняны тикшергәндә газ яки электр миченең сүнгәненә инаныгыз. Тәмәке тартучылар булса, тәмәке сүнгәнме? Тәрәзәләрне яки форточкаларны ябыгыз. Бинаны карап чыгу-күп вакыт таләп итми торган гадәти эш. Бу гадәтнең нәтиҗәсе - өегезнең куркынычсызлыгы.
Газның чыгып торуын тикшергәндә ачык ут кулланмагыз - бу шартлауга китерәчәк. Моның өчен сабын эремәсен куллану яхшырак. Онытмагыз, газ миче өстендә кер киптерү куркыныч, ул янып китәргә мөмкин.
Электр үтүкләре, плитәләр, чәйнекләрне янмый торган подставкаларга урнаштырырга киңәш ителә, ә электр рефлекторларын яна торган әйберләр янында калдырырга ярамый. Өйдән чыкканда, электр приборларын сүндерегез.
Әгәр фатирда янгын чыккан икән: янгын күзәтчелегенә хәбәр итегез, урамга картларны һәм балаларны чыгарыгыз, су (суүткәргечтән, суүткәргеч краннардан), кер юу порошогы, тыгыз тукыма һ.б. утны сүндерергә тырышып карагыз. Электр автоматларын сүндерегез (баскычтагы щитта).
Тәрәзәләрне һәм форточкаларны ябыгыз. Көчле төтен булганда, ишекне ябып, шунда ук фатирдан чыгып китегез.
Фатирдан чыкканда күзләрегезне һәм сулыш органнарыгызны төтеннән респиратор, мамык-марля бәйләме, тукыма кисәге яки су белән чылатылган сөлге белән каплагыз.
Тәкъдимнәр:
1. Янгын чыккан очракта үзегезне һәм мөлкәтегезне алдан иминиятләштерегез.
2. Янгын вакытына кинәт эвакуацияләнгән очракта, документлар һәм акчаны барлык гаилә әгъзаларына билгеле булган урында саклагыз.
3. Иелеп яки бөгелеп хәрәкәт итегез (аста төтен азрак).
4. Башыгызны һәм тәнегезне дымлы тукыма белән каплагыз.
5. Баскыч буенча йөгереп төшә алмасагыз, балкон баскычын кулланыгыз; әгәр ул булмаса, балконга чыгыгыз, ишекне тыгыз итеп ябып, «янгын»дип кычкырыгыз!
6. Янгын сүндерүчеләргә мөмкин булганча янгын урынын күрсәтегез.
73 нче ПСЧ инспекторы Наталия Кузнецова