Кичә шәһәрнең 1нче мәктәбе каршында эшләп килүче "Юность" лагеренда "Урман көне”, «Диңгез сәяхәте» кебек һәм башка күп кенә файдалы, күңелле чаралар уздырылды.
Күңелле иртәнге зарядка күнегүләрен ясаудан гына тормадымады, тәрбиячеләр сәламәтлек минутын «Ни өчен зарядка кирәк» дип үткәрделәр.
Балалар «Урман серләре» уен-сәяхәте вакытында урман, хайваннар һәм кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Балалар урманчы карт янына кунакка килделәр, экологик викторина сорауларына җавап бирделәр, урман үсемлекләре һәм хайваннары турында белемнәрне сынауда ярыштылар, табышмаклар, ребуслар һәм анаграммалар чиштеләр һәм кешеләргә урманда адашмаска ярдәм итүче билгеләрне искә төшерделәр. Чара «Урман кагыйдәләре» рәсем конкурсы белән тәмамланды.
Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган чара балалар хәтерендә озак саклачак. Балалар өчен "Диңгез сәяхәте" квесты барышында балалар корабның бөтен кешегә билгеле капитаны «диңгез бүресе» Джон һәм аның ярдәмчесе Джейн белән очрашты. Алар балаларга диңгез хәзинәләре эзләгәндә чын пиратлар булырга тәкъдим иттеләр. Ләкин башта хәзинә картасын табу өчен биремнәрне үтәргә кирәк иде. Балалар куелган бурычларны бердәм рәвештә үтәделәр, ә чара ахырында барлык катнашучыларны грамоталар һәм файдалы бүләкләр белән бүләкләделәр.
Һәм, әлбәттә, шундый бай, күңелле көн истәлегенә фотосурәткә дә төштеләр.