Кайчагында берәр нәрсәне уйламыйча сатып алсак, без товарны алыштырып бирүләрен сорап кире кибеткә барабыз.
Эссе сезон дәвам итә, кемдер инде җәйге ялда булып кайткандыр, берәүләр бәлки җыена торгандыр. Шәһәрдә яшәүче бер ханым да шул көннәрдә коену костюмы сатып алган, тик өйгә кайткач киеп караса, аның үзенә чаклы булмавын аңлаган.
“Икенче көнне иртән кибеткә бардым, әмма сатучы аны кире алуданн яки алмаштырудан баш тартты. Ул хаклымы?,- дигән сорау белән мөрәҗәгать итте ул. Сорауны без кулланучылар хокукларын яклау буенча белгечләргә юлладык. Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Алия Гәрәева бу очракта сатучының ни өчен хаклы булын җентекләп аңлатты:
- «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 25 статьясы нигезендә сатып алучы, тиешле сыйфаттагы ашамлык булмаган товарны, ул формасы, габариты, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәгәндә, шундый ук товарга алыштырып алырга хокуклы. Моның өчен 14 көн вакыт бирелә, әмма шартлары бар: ул кулланылган булмаска, аның товар йөзе, фабрика ярлыклары, товар яки касса чегы сакланган булырга тиеш. Чек булмаганда исә шаһитлар күрсәтмәләренә таянырга мөмкин. Әмма шул ук вакытта чикләүләр дә бар: РФ Хөкүмәте карары белән, тегелгән һәм трикотаж эшләнмәләрне (тегелгән һәм трикотаж эчке киемнәр, оекбашлар) кире кайтару яки алыштыру мөмкин түгел. Эчке киемнәргә исә пижамалар, төнге һәм эчке күлмәкләр, пеньюарлар, шулай ук коену костюмнары һәм текстиль тукымалардан тегелгән башка киемнәр керә. Шуңа күрә сатучының гамәлләре законга туры килә - коену костюмы алмаштырып һәм кире кайтарып та булмый,- диде белгеч.