Нурлаттан Руфинә Сәгъдиева предприятиеләр һәм оешмаларның иң яхшы остазлары арасында

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

«Южная» агрофирмасының баш ветеринария табибы Руфинә Сәгъдиева Самара өлкәсе мәгариф һәм фән Министрлыгы игълан иткән конкурста икенче урынны яулап, 120 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.

Якты Күл авылыннан Руфинә Сәгъдиева турында без беренче тапкыр гына язуыбыз түгел. Сергиевск губерна техникумын тәмамлап, «Южная» агрофирмасының сөт - терлекчелек комплексында -ветеринария фельдшеры булып эшкә урнашкач язган идек. Шуннан соң инде өч ел вакыт үткән һәм ул чагында яшь белгеч бүген инде, хуҗалыкның баш ветеринария табибы буларак, үзе эшкә яңа килгән коллегаларын күп нәрсәгә өйрәтә ала. Әле алай гына да түгел, эш тәҗрибәсен Самара өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән предприятие һәм оешмалар остазлары арасында иң яхшы остазны билгеләү буенча конкурста уртаклашып, 2 урынга лаек булган. Бүләкләү тантанасы июль башында министрлыкта үткән.

– Әлеге конкурс эшче кадрларны әзерләүнең дуаль системасын гамәлгә кертүче оешмалар арасында үткәрелә, - ди Руфинә Сәгъдиева. - Анда катнашырга миңа Сергиевск губерна техникумында укыткан элеккеге укытучым Валентина Аркадьевна Вельмисова киңәш итте. Белем бирүнең дуаль системасы вакытында студентлар теоретик белемне уку йортында, ә һөнәри күнекмәләрне нинди дә булса хуҗалыкта эш урынында ала. Практика вакытында хуҗалык аларга тулы хезмәт хакы да түли. Бу очракта Сергиевск губерна техникумында белем алучы ике студент егет гамәли күнекмәләрне «Южная» агрофирмасында Руфинә Сәгъдиева җитәкчелегендә алалар. Конкурста катнашу өчен нәкъ менә шул гамәли дәресләрнең барышын төшереп, видеороликларны да җибәрү шарт итеп куелган була.

- Видеороликта эшебезне бар яклап та күрсәтергә тырыштык. Мәсәлән, сыерларга операция ясау мизгелләре, маститтан дәвалау, гинекологик процедуралар, вакцинация... Эшебез бик кирәкле шул ук вакытта кызыклы да безнең, – ди Руфинә Раушат кызы.

“Южная»да практика узган студент егетләр Никита Пызыков һәм Дмитрий Чевтайкин исә диплом алгач, хуҗалыкка ветеринария  фельдшерлары булып эшкә урнашканнар. Алар икесе дә Чирмешән районыннан икән, хуҗалык аларның яшәү шартлары турында да кайгырткан. Яшь белгечләр дәүләт ярдәме чараларыннан да файдаланырга ниятлиләр. Республикада авыл җирлегенә эшкә килгән урта махсус белемле белгечләр берьюлы 150 мең сум ала, шулай ук алар өчен хезмәт хакына өстәмә түләүләр дә каралган.

- Әле күптән түгел генә эшли башласалар да, икесенең дә кызыксынулары зур, малларны яраталар. Моннан тыш, шундый кызыксындыру чаралары да бар. Яшь белгечләр өчен бу бик мөһим дип саныйм, - ди Руфинә Сәгъдиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International