Кичә шәһәрнең үзәк мәйданында нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары өчен «КАРАКҮЗ» этник фестивале үз программасын җәелдерде.
"Быел 3нче тапкыр уздырыла торган Фестиваль «Татнефть» хәйрия фонды инициативасы белән оештырылды. Ул Әлмәттә 14 июльдә старт алды, республиканың төрле шәһәрләрендә төрле форматта уза. Нурлатта бу фестивальнең этник мәйданчыгы үз эченә киң программаны ала», – диде фестивальнең оештыручысы Тимур Кадыйров.
Мастер-класслар, милли ярминкәләр, төрки халыкларның милли уеннары, фуд-корт, республика фолкпроектлары чыгышлары бәйрәмгә килгән һәркем үзенә ошаган шөгыль таба алды. Нурлатлылар үзләрен тимерчелек остаханәсендә тимерче, чүлмәкче ролендә сынап карый, балчыктан уенчыклар һәм рәсем ясый, интерактив казулар үткәрүдә катнаша, төрки халыкларның музыка кораллары турында белү кебек башка күп нәрсәләрне күрү мөмкинлеген алды. Концерт та күп санлы тамашачыларны җыйды. Биредә безнең якташыбыз – «ЖИВаGO» төркеме солисты Артем Зайцев та иҗат җимешләрен тәкъдим итте.
"Безнең коллектив республикабызның рус авыллары һәм авылларының фольклор материаллары буенча программа төзеде. Бу безнең «КАРАКҮЗ» этнофестивалендә беренче катнашуыбыз, гәрчә элек без күп кенә мәйданчыкларда чыгыш ясаган булсак та. Бүген якташлар алдында чыгыш ясау икеләтә җаваплырак һәм күңеллерәк", - дип билгеләп үтте музыкант.
Үзләрен тимерче ролендә сынап карарга теләүчеләр күп иде, аларның берсе шәһәрдәшебез Раилә Әхмәдиева.
"Мин беркайчан да мондый коралларны кулымда тотканым булмады, бу бик кызыклы һөнәр икән. Бүген мин металдан бәхет өчен төен ясадым, аны фестиваль истәлеге итеп калдырачакмын», – дип уртаклашты ул.
Фестивальгә нурлатлылар бөтен гаиләләре белән килде. Әйтик, Закировлар- Айгөл һәм Рәмзис балалары Азалия һәм Данис белән мастер-классларда катнаштылар, күргәзмәләрдә булдылар, концертны да рәхәтләнеп карадылар.
“Зур, күңелле чара, безгә барысы да бик ошады, оештыручыларга зур рәхмәт", – дип уртаклашты Закировлар.
Хәер, бу көнне «Татнефть» компаниясе адресына шундый зур бәйрәм оештырган өчен рәхмәт сүзләре күп тапкырлар яңгырады, нурлатлылар нефтьчеләргә искиткеч чара һәм яхшы кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр.