Нурлатның өч мәктәбендә бу җәйдә азык төлек блоклары капиталь ремонтланачак

2023 елның 30 июле, якшәмбе

Бу көннәрдә 9нчы мәктәп ашханәсендәге ремонт эшләре бер минутка да тынып тормый.

23 ел элек ачылган мәгариф учреждениесендә моңа кадәр  ремонт үткәрелгән булса да, мондый масштаблы үзгәрешләр беренче тапкыр гына тормышка ашырыла әле.

- 2017 елда иске агач тәрәзәләрне пластикка алыштырган идек. Узган ел «Татнефть» гранты чараларына санузелларга ремонт ясадык, спорт залының киенү-чишенү бүлмәләрендә душ кабинкалары урнаштырдык, һәр катта һәм ашханә каршында контактсыз сенсорлы югыч белән раковиналар куйдык. Ә менә азык-төлек блогы һәм аш залына масштаблы ремонт таләп ителә иде, – дип сөйләде мәктәп директоры Гөлнара Исхакова.

Каникулларның беренче көннәреннән башлап подрядчы оешма эшчеләре биредә күләмле эшләр башкарганнар: суүткәргеч һәм ташландык суларны агызу, җылыту, электр хуҗалыгы системаларын тулысынча яңартканнар.

- Ашханәбез зур, 250 урынга исәпләнгән, шуңа күрә аны киңәйтергә кирәкми. Ә менә азык – төлек блогының планировкасын бераз үзгәрттек, яңа төрле итеп бүлдек бу ашханә эшчеләренә уңайлы булсын өчен кирәк, - дип билгеләп үтте Гөлнара Җаббаровна.

 

Подрядчы оешма вәкилләре әйтүенчә, планлаштырылган эшләр 80 процентка тәмамланган.

- Без ремонт эшләрен ике атна алдан бетерергә ниятлибез. Объектта барлыгы 25 кешедән торган 2 бригада җәлеп ителгән, - диде бригадир Коля Авакян, аларның подряд оешмасы районның мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауда яңа кеше түгел, бер ел элек аларның тырышлыгы белән 4 һәм 8нче шәһәр мәктәпләренең азык-төлек блоклары яңартылган.

Хәзерге вакытта төзүчеләр идәнгә плитәләр түшәү һәм стеналарны тигезләү белән мәшгуль. Тәҗрибәле сылаучы-буяучы Гөлфирә Ганиеваны без әлеге эшләрне  башкарганда очраттык.

Төзелеш материаллары белән проблемалар юк, барлык кирәкле нәрсәләр дә бар, шуңа күрә тулы көченә эшлибез, – диде ул.

Шушы көннәрдә биредә ашханәгә керү һәм аннан чыгу ишекләрен монтажлауга да керешәчәкләр.

- Без подрядчыдан уңдык, хезмәткәрләр җаваплы, барысын да сыйфатлы һәм вакытында башкаралар, аларга карата бернинди дә шелтә юк. Димәк, яңа уку елы башлану белән 800 укучыбызга иркен, якты һәм уңайлы залда ашарга мөмкинлек биреләчәк, ә 4 ашханә хезмәткәрләренә алар өчен төшке аш әзерләү тагын да уңайлырак булачак,-дип билгеләп үтте мәктәп директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International