Нурлат районында яшәүче Бибигамбәр Әхмәдиева 106 яше тулуын билгеләп үтте

2023 елның 30 июле, якшәмбе

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев озын гомерле якташыбызны туган көне белән котлады.

Бибигамбәр Әхмәдиева тормыш юлын лаеклы уза, ул сугыш ветеранының тол хатыны, 11 бала анасы. Үз гомерендә Бибигамбәр Ногман кызына илебез тарихында бик күп иң кискен моментларның шаһиты һәм катнашучысы булырга туры килгән.

Бүген ул туган авылы Кара Күлдә кызы белән туганнары һәм якыннарының кайгырту һәм игътибарын тоеп гомер итә.

Дамир Ишкинеев аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек теләде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International