Нурлат пляж волейболчылары Самара өлкәсендә узган ярышларда Татарстанны лаеклы тәкъдим итте

2023 елның 29 июле, шимбә

Самара өлкәсенең Богатое авылында 21-23 июльдә пляж спорт төрләре буенча Фестиваль (футбол һәм волейбол) узды.

Фестивальдә Оренбург, Ульяновск, Саратов, Самара өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасыннан Нурлат шәһәренең 4 җыелма командасы катнашты.

Уеннар өчен Самарка елгасы буенда урнашкан 30дан артык мәйданчык әзерләнгән һәм җиһазландырылган. Финал уеннарына бер генә Нурлат командасы килеп җитә алды. Безнең иң яшь егетләребез Роман Мещанкин һәм Евгений Иванов өченче урынны алдылар.

Волейболчыларыбызга алга таба да уңышлар, яңа җиңүләр теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International