«Минем бизнес» яңа эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итү үзәкләрендә ярдәм чарасын башлады.
Реклама счетын 1 сумнан башлап төрле суммага тулыландырганда, теләсә кайсы эшмәкәр өчен 10 мең сум бонус һәм реклама креативын бушлай эшләү мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә.
Мондый ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова сөйләвенчә, тышкы рекламаны урнаштыру программасы элек эре эшмәкәрләр өчен генә булган, хәзер аннан микро һәм кече бизнес вәкилләре дә файдалана ала.
Программада катнашу өчен «Минем бизнес» үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә яки онлайн гариза калдырырга кирәк. Кече һәм урта бизнес хуҗаларының тышкы реклама кампанияләрен үзләренә эш башларга вебинарларда һәм шәхси консультацияләрдә өйрәтәчәкләр.
Программа 30 сентябрьгә кадәр булачак. Аны бер миллион эшмәкәр куллана алачак. Эш VDOOH тышкы реклама маркетплейсы аша алып барыла: үз бизнесың турында туган шәһәреңдә, ә кирәк булганда бөтен ил буенча билбордларда сөйләргә мөмкин.
«Кече һәм урта эшкуарлык» проекты 2019 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылды, аның ярдәмендә бөтен ил буенча эшкуарларга 250дән артык хезмәт һәм сервис биргән «Минем бизнес» үзәкләре булдырылды.