«Россельхозцентр»ның Татарстан филиалында көзге бөртекле культураларның орлыкларын киләсе ел уңышы өчен чәчүгә әзерләү барышы турында сөйләделәр.
"Агымдагы елның 27 июленә булган мәгълүматларга караганда, республиканың 11 муниципаль районында 2024 ел уңышы өчен көзге бөртекле культураларның күчеп баручы фонды орлыклары белән тәэмин ителеш 100% тан артык тәшкил итә. Шул ук вакытта 12 районда әлегә орлыклар белән тәэмин ителеш 40% тан да кимрәк», – дип хәбәр итте «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Виталий Новичков.
Учреждение мәгълүматларына караганда, Әлмәт районында көзге бөртекле культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш күрсәткече 244 процент тәшкил итә, Тукай районында – 157, Буа районында – 140, Баулы районында – 139, Лаеш районында – 138, Нурлат районында – 110, Зәй районында – 107, Мөслим районында – 105, Кукмара районында – 102, Теләче районында – 101 һәм Яшел Үзән районында – 100 процент.
2024 ел уңышы өчен әлеге культураларның орлыклары белән тәэмин ителеше 40%тан да кимрәк булган районнар арасында Чистай, Чирмешән, Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә, Ютазы, Чүпрәле, Менделеевск, Тәтеш, Алабуга, Балык Бистәсе һәм Спас муниципаль районнары бар.
Виталий Новичков билгеләп үткәнчә, “Хәзерге вакытта хуҗалыкларда көзге бөртекле культураларның яңа уңышы орлыкларын калибрлау һәм чистарту буенча актив эш алып барыла". Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы планы нигезендә, республика буенча барлыгы 108 мең 768,7 тонна көзге бөртекле культуралар орлыгы әзерләргә кирәк. Агымдагы елның 27 июленә 73 мең 616 тонна, ягъни планга карата 68% әзерләнгән.
«Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы.