Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов фикеренчә, «Хөкүмәт сәгате» – Дәүләт Думасы һәм РФ Хөкүмәте арасында конструктив диалог оештыруның мөһим механизмы .
«Хөкүмәт сәгате»н әзерләүдә төп өстенлекләрнең берсе булып Дәүләт Думасында Татарстан мәнфәгатьләрен яклау тора. Бу хакта парламентның түбән палатасында республика вәкиле Олег Морозов, Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе белдерде. Нәкъ менә Олег Морозов җитәкчелегендәге комитет «Хөкүмәт сәгатьләре»н әзерләү һәм үткәрү кысаларында Дәүләт Думасы һәм РФ Хөкүмәте арасында үзара хезмәттәшлекнең бөтен системасын тәэмин итә.
Язгы сессия чорында Контроль комитеты эшенә йомгак ясап, Олег Морозов билгеләп үткәнчә, «Хөкүмәт сәгате» – Дәүләт Думасы һәм РФ Хөкүмәте арасында илнең социаль-икътисади үсешенең барлык төп мәсьәләләре һәм проблемалары буенча конструктив диалог оештыруның мөһим механизмы.
"Бу язгы сессиядә без 10 «Хөкүмәт сәгате»н үткәрдек, аларда РФ Хөкүмәте Рәисенең 3 урынбасары, 6 федераль министр һәм 1 федераль агентлык җитәкчесе катнашты. «Хөкүмәт сәгате»нең мәгънәсе парламентның профильле министр яки вице-премьер чыгышын тыңлауда түгел, ә мөһим контроль функциясен – «хөкүмәт сәгате»нең нәтиҗәләре буенча палата карарын әзерләүдә һәм кабул итүдә. Бу – хакимиятнең закон чыгару һәм башкарма тармакларының нәтиҗәле хезмәттәшлегенең турыдан-туры коралы», - дип ассызыклады Олег Морозов.
"Хөкүмәт сәгате" нәтиҗәләре буенча карар нәрсә бирә? Бу министрлыклар һәм ведомстволар өстеннән контрольнең төп коралы, чөнки анда теге яки бу өлкәнең барлык «контроль» мәсьәләләре язылган. Һәм киләсе тапкыр безгә Хөкүмәт чиновнигы килгәч, бездә: «Бу вакыт эчендә нәрсә эшләнде?" - дип сорарга мөмкинлекләр бар.». Министр «Хөкүмәт сәгате»нә, Думага чираттагы чыгышына барганда, карардагы бу пунктлар өчен аңардан сораячакларын төгәл белә», – дип өстәде Олег Морозов.
"Шуңа бәйле рәвештә, федераль хакимият органнарында Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен яклау– Думада «Хөкүмәт сәгате»н әзерләү кысаларында төп өстенлекләрнең берсе. Миңа, Татарстаннан депутат буларак, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Хөкүмәт сәгате»н үткәрү йомгаклары буенча карарларда республика позицияләре исәпкә алынсын өчен, Татарстан хакимият органнары тәкъдимнәрен формалаштыру һәм карау эшен оештырырга кушты. Республика мәнфәгатьләренә кагылышлы күп кенә карарлар әлеге сессиядә яңа кабул ителгән законнарда чагылыш тапты. Мәсәлән, ислам банкингы турында закон. Татарстан дәүләт хакимияте органнарыннан һәм республиканың кызыксынган оешмаларыннан алынган мәсьәләләрнең һәм тәкъдимнәрнең бер өлеше төбәкнең конкрет тармаклары һәм предприятиеләре үсешенә кагылды. Аерым алганда, «хөкүмәт сәгате»нә әзерлек кысаларында РФ энергетика министры Н.Г.Шульгинов катнашында Татарстан Республикасының электр энергетикасы тармагы эшчәнлеге мәсьәләләре уңышлы хәл ителде, шулай ук Татарстанда Генерацияләү куәтләрен саклауга һәм финанслауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча карарлар килештерелде», – дип билгеләп үтте Олег Морозов.