Дамир Ишкинеев урак өсте темпларын бәяләү максатыннан район кырларын әйләнеп чыкты

2023 елның 28 июле, җомга

Нурлат районы Башлыгы урып-җыю кампаниясе барышын бәяләү максаты белән басуларга чыкты.

Хуҗалыкларда урак җайлы бара, алар эшче көчләр һәм техника белән тулысынча тәэмин ителгән. Комбайнчылар, машинистлар һәм барлык персонал куркынычсызлык техникасы таләпләрен төгәл үтиләр. Бөтен техник база комплектланган.

«Нурлат сөте» җәмгыяте басуларында бөртекле культураларны суктыруда 7 комбайн эшли, 454 гектар ашлык җыеп алынган, бу планның 8 процентын тәшкил итә.

«Аграрий» игенчеләре 55 гектарда көзге бодай суктыру белән мәшгуль. Уртача уңыш 30 ц/га тирәсе.

Яңа Әмзә, Иске Әмзә, Чурабатыр авыллары кырларында «АксуАгро» агрофирмасының 17 комбайны эшли. 2023 ел уңышы өчен 1663 гектарда көзге бодай чәчелгән. Барлык мәйданнарның 85% ы җыелган. Хуҗалык буенча уңыш 30-35 ц/га тәшкил итә.

«Камалова Н.Т.» крестьян-фермер хуҗалыгы 155 гектар җирдә бөртекле культуралар һәм 300 гектарда көнбагыш үстерә. Хуҗалык урып-җыюга актив кушылды, биредә 2 комбайн һәм 2 техника эшли, 25 гектарда көзге арыш җыярга калган. Уңыш уртача 30 ц/га.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International