Балтырган белән ничек көрәшергә, Татарстанның кайсы районнарында бу куркыныч чүп үләне иң күп территорияләрне биләп алган? Бу хакта «Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең ТР буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сөйләде.
Балтырган июль-август айларында чәчәк ата, орлыклары июль-сентябрь айларында өлгереп җитә. Бер үсемлек 20 меңнән 100 меңгә кадәр орлык бирә. Балтырганның таралуы җир ресурсларының кыйммәтен киметә һәм әйләнә-тирә мохиткә, кешегә зыян китерә. Сосновский балтырганы үсемлеге согында була торган фурокумариннар аеруча куркыныч тудыра. Кешенең ачык тире участоклары белән үсемлекнең теләсә нинди өлешенә кагылуы пешүгә китерергә мөмкин
Бу чүп үләне белән көрәшү авыр, сулыклар янында, ташландык җирләрдә, юл кырыйларында, шулай ук торак пунктлар һәм бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә аеруча киң таралган
«Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы белгечләре ел саен муниципалитетлар территорияләрендә балтырган үскән җирләрнең фитосанитар мониторингын үткәрәләр һәм тиешле карталар төзиләр. Тикшерүләр мәгълүматларына караганда, балтырган мәйданнарның арту тенденциясе күзәтелә.
Су саклау зоналары һәм сулыклар территорияләрендә балтырганны чабу яки казып алу юлы белән генә юк итү мөмкин.