Нурлат Донбасста барган сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне уңаеннан үткәрелгән чараларга кушылды.
Бүген, 2023 елның 27 июлендә, "Мәңгелек ут" мемориаль комплексы янында Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу акциясе узды.
Нурлат шәһәренең үзәгендә Бөек Ватан сугышы сугышчыларына төзелгән һәйкәл янында "Кояшкай" мәктәп яны лагерендә ял итүче укучылар, педагоглар, Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе Алена Кнырева бер минут тынлык игълан иттеләр һәм Донбасста вакытсыз һәлак булган сабыйларны искә алып күккә ак шарлар җибәрде.