2023 ел башыннан Татарстанда үзмәшгульләр саны 30,5 мең кешегә арткан.
Үсеш республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә күзәтелә. Моңа «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында күрсәтелә торган ярдәм чаралары ярдәм итә.
Татарстан үзмәшгульләренең декларацияләнгән кереме ел башыннан 22,5 млрд сумнан артык тәшкил итте, ә аларның саны 255 меңгә җиткән.
Үзмәшгульләрнең икътисади активлыгын арттыру өчен Татарстанда ярдәм чаралары комплексы гамәлдә, шул исәптән онлайн-мәйданчыкларга чыгу һәм алар өчен махсус сәүдә урыннары һәм ярминкәләр оештыру буенча. Үзмәшгульләр фикеренчә, продукцияне сатуга ярдәм итүче күрсәтелгән чаралар аларның икътисади активлыгын билгели.
Ел башыннан бирле 300дән артык үзмәшгуль республика территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашты, шул исәптән Россия эшкуарлыгы көннәрендә 3 көнлек «Мин-Татарстан» ярминкәсендә 10 млн сумнан артык акча эшләде. Һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен «Минем бизнес» үзәге даими рәвештә үз продукциясен маркетплейсларга чыгару буенча бушлай укыту программалары үткәрә.
Бүген Татарстанның үзмәшгульләренә шулай ук ташламалы микрозаймнар һәм поручительство кебек дәүләт ярдәменең финанс чаралары да ачык. Еллык 5,5% ставкасы буенча 50 меңнән 500 мең сумга кадәр ташламалы финанслау 3 елга кадәр срокка ачык. Үз залог акчалары булмаган гражданнарга ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы гарантия фонды ташламалы поручительлек бирә, аның максималь күләме кредит суммасының 50% тәшкил итә, ә комиссия түләүләре 0,5% ка кадәр киметелә.
Моннан тыш, республика үзмәшгульләре «Минем бизнес» үзәгендә мәгълүмати-консультацион ярдәм ала ала. Консультацияләр барлык үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча да бар.
Шулай ук үзмәшгульләр өчен берничә преференция гамәлдә – ирекле нигездә иминият взносларын гамәлгә ашыру һәм хисап тотудан азат итү, декларацияне тутыру, чөнки салым органы белән барлык хезмәттәшлек «Минем салым» кушымтасы аша башкарыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.