Дамир Ишкиниев предприятие цехлары буйлап йөрде, директор Линар Шәйгазамов белән агымдагы проблемалар турында фикер алышты.
«Промсервис» ҖЧҖ нефть компанияләре өчен нефть-газ промысласы җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә, Нурлатта үз эшчәнлеген 2013 елдан алып бара.
"Без сыйдырышлы җиһазлар, ярымприцеплар, автомобиль һәм трактор прицеплары өчен шассилар җитештерәбез. Россиянең, шулай ук якын чит илләрнең барлык компанияләре белән эшлибез. Алга таба үсеш планнары бар. Моның өчен 2800 квадрат метр мәйданда яңа цех төзеләчәк җир кишәрлеге сатып алырга ниятлибез», – дип сөйләде Линар Ирикович.
Бүген предприятиедә 100гә якын кеше эшли, цех ачылу белән яңа эш урыннары барлыкка киләчәк. Район башлыгы Дамир Ишкиниев та моны уңай яктан билгеләп үтте.
"Предприятие бер генә җиһаз линиясе белән генә шөгыльләнми. Быел алар Көнбатыш Себер нефтьчеләренә бик кирәк булган шассидагы мобиль кар эретү җайланмасының тәҗрибә үрнәген чыгаруны үзләштергәннәр. Җитәкчелекнең, предприятие коллективының яңа юнәлешләрне үзләштерүе сөендерә. Бүген без монда станок паркы урнашачак яңа цех төзү өчен җир кишәрлегенең урынын билгеләү өчен җыелдык. Җитештерүне киңәйтү бара, бу безне бик сөендерә, без предприятие үсешенә мөмкин кадәр ярдәм итәчәкбез», – диде Дамир Азатович.