Нурлатта “KARAKUZ" этнофестивале узачак

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Шимбә көнне, 29 июльдә, шәһәрнең үзәк мәйданында «KARAKUZ» этнофестивале узачак.

Шәһәр халкы һәм кунаклары төрки халыкларның көнкүрешенә һәм традицияләренә кагыла алачак.

Фестивальдә эшләячәк:

⁃ “Этномаркет" ярминкәсе

 төрки халык уеннары һәм күңел ачулары белән локацияләр

⁃ интерактив археологик казулар

 музыка коралларында уйнау буенча мастер-класслар

⁃ тематик фотосурәтләр эше

⁃ халык һөнәрләре буенча мастер-класслар

 төрки колоритлы фуд-корт.

Фестиваль кунаклары булып музыкаль коллективлар һәм башкаручылар: Кадим Әлмәт, Татьяна Ефремова, Хмельная ворга, ЖИВаGо фолк-проекты, Бәрмәнчек ансамбле, Эктон корка бию студиясе булачак.

 Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

0+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International