Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында “Сәләт” сәнгать мәктәбе китапханәсе үз кулланучылары өчен Татар китап нәшриятыннан музыкаль әдәбият сатып ала.
Хәзер китапханә фондында танылган татар композиторлары Сара Садыйкова, Тәлгать Вәлиев, Мәсгут Имашев, Рамил Курамшин, Сәгыйдә Вәлиди һәм башка авторларның җыентыклары бар.