26 июльдә Нурлат районында һава торышының алмашынучан болытлы булуы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булырга мөмкин.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, яшен вакытында кыска вакытлы җил 15-20 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +12..+15˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +26..+29˚.
Хөрмәтле нурлатлылар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе»:
2023 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан;
көндез һәм кичен көньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җилнең кыска вакытлы көчәйүе, яшен булуы ихтимал.