Нурлатта Халыкара шахмат көненә багышланган шахмат турниры узды

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Турнирда районның иң яхшы 12 шахматчысы катнашты.

Шушы көннәрдә Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Халыкара шахмат көненә багышланган турнир узды. Бәйрәм турнирында шахмат өстәлләренә 12 нурлатлы утырды. Нәтиҗәдә, Сергей Анисимов җиңү яулый, икенче урында – Илһам Әхмәров, өченчедә-Михаил Безруков.

"Җиңүчегә һәм призерларга Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге грамоталары тапшырылды. Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьевага турнир үткәрү өчен бирелгән мөмкинлекләр өчен рәхмәт белдерәбез», – дип билгеләп үтте шахмат-шашка клубы җитәкчесе Олег Павлов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International