«Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» форумында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова да катнаша.
«Кече шәһәрләр: зур илнең киләчәге» форумында РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Ерак Көнчыгыш һәм Арктика үсеше министры Алексей Чекунков, РФ Хисап палатасы аудиторы Наталья Трунова, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Ересько, РФ субъектлары губернаторлары, профильле министрлар, чакырылган экспертлар катнаша.
Биредә төрле темаларга панель дискуссияләр узачак: "Без илнең кечкенә шәһәрләре турында нәрсә беләбез?, Шәһәр мохите проектларының нәтиҗәлелеген ничек билгеләргә?, Шәһәр мохите проектларына ярдәм итү һәм үстерү инструментлары: Кече шәһәрнең тормышы һ. б.
«Кече шәһәрләр – зур илнең таянычы» пленар сессиясе Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин катнашында узачак. Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре бүген кич игълан ителәчәк.