Нурлатка эш визиты белән Рөстәм Миңнеханов килде

2023 елның 23 июле, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районына килде.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм район Башлыгы Дамир Ишкиниев белән бергә Рөстәм Нургали улы басуларны карап чыкты һәм урып-җыю эшләре барышы белән танышты.

Дамир Ишкиниев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта бер гектарга 36 центнер уңыш белән 3 мең гектар суктырылган.

ТР Рәис терлекчелек юнәлешендә эшне активлаштыруга аерым басым ясады, шулай ук кыска вакытлы ялга кайтучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

"Ялга килгән сугышчыларга гаиләләре белән бергә булырга мөмкинлек бирергә кирәк, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Аларга кирәкле ярдәмне вакытында күрсәтергә кирәк".

Ул шулай ук Нурлат товар җитештерүчеләренең продукция күргәзмәсен карады. Монда ук, Егоркино янындагы "Южная" агрофирмасы кырында игенчеләр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу булды. Аграрийлар белән әңгәмәдә ул аларның хезмәт шартлары һәм кайнар туклануны оештыру мәсьәләләре белән кызыксынды.

"Бүген - иң киеренке чор. Быел авыр ел. Хәзер уңыш җыю да, азык әзерләү дә мөһим. Сезгә эшләрегезнең уңышлы булуын телим", диде ул.

Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова барлык авыл халкы исеменнән Татарстан рәисенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул авыл җирлекләренең үзара салым программасында, грантлар конкурсларында, субсидияләр алуда катнашу мөмкинлегенең мөһимлеген билгеләп үтте.

Аннары ТР Рәисеның эш сәфәре чиста су әзерләү станциясендә дәвам итте. Җир асты су чыганагыннан су алу, аны чистарту өчен хезмәт итүче корылмалар, челтәрләр комплексын үз эченә алган су белән тәэмин итү системасын төзү узган елның апрелендә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Чиста су» федераль (төбәк) проекты кысаларында башланды. Эшләрнең тәмамлану вакыты 2024 елның ноябре дип билгеләнгән, әмма җаваплы затлар ышандырганча, нурлатлылар йортларына чиста һәм сыйфатлы су быел ук киләчәк. Районда бу юнәлештә масштаблы эш башкарылган: 28,4 км суүткәргеч челтәре салынган, барлык 77 кое монтажланган, 3 яңа скважина борауланган, чиста су әзерләү бинасы әзер.

Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2 спорт объектында «Спорт – тормыш нормасы» милли проекты кысаларында төзелгән «Туп» ябык футбол манежында һәм «Тулпар» спорт сараенда булды. Монда ул яшь спортчылар белән аралашты, алар белән истәлекле фотога да төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International