платформасының беренче юлына Җиңү поезды килде
Йөзләгән нурлатлылар 10 поезд вагонында урнаштырылган Бөек Ватан сугышы тарихы турында интерактив күргәзмә–музей белән таныша алдылар.
Күчмә музей Нурлатка иртән Самарадан килде. «Җиңү поезды» проекты 2020 елның октябрендә Мәскәүдәге Белорус вокзалыннан старт ала, Россия һәм Белоруссия территориясе буенча йөзләрчә мең километр юл үтә, илнең төрле төбәкләрендәге 136 шәһәрдә туктала. Проектны РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, «Россия тимер юллары» ААҖ, «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте һ. б. гамәлгә ашыра.
Бу - хәрәкәт итүче поездда урнаштырылган дөньяда беренче интерактив күргәзмә. Бүгенге көндә дөньяның бер генә музеенда да «Җиңү поезды»ндагы кебек скульптурада күп фигуралы композицияләр юк.
Аның мультимедияле озата баруы да кызыклы, бу экспозицияне тирәнрәк, ә күргәннәрдән тойгыларны кискенрәк итә. Ун тематик вагон Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына яки этапларына багышланган. Экспозициянең барлык эпизодлары Россиянең атказанган артисты Екатерина Гусева тарафыннан яңгыратылган бердәм нәфис аудиосөйләм белән бәйле, аны һәр экскурсант керү урынында колакчыннар алып тыңлый ала.
Музейга беренче килүчеләр арасында район башлыгы Дамир Ишкиниев «Җиңү поезды» оештыру комитеты администраторы Сергей Лукша һәм Нурлат тимер юл станциясе начальнигы Владимир Школьников озата барды.
"Бүген безнең Нурлатка 10 вагонлы поезд–музей килде, ул Бөек Ватан сугышында халыкның Бөек юлы, гомумән, Икенче бөтендөнья сугышы тарихы турында сөйли. Күргәннәрдән алган тәэсирләр бик көчле. Мондый проектлар үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия. Сугыш һәр гаиләгә кагылды, һәм безгә тормыш бүләк иткән кешеләрнең батырлыкларын истә тоту – безнең бурычыбыз", - дип билгеләп үтте Дамир Азатович.
Вагон күргәзмәләрен карап чыккан һәркем уйга баткан.
"Тапшырып булмый торган хисләр. Бөек Ватан сугышы тарихы кабат күз алдында җанлана, искиткеч музей. Оныкларым белән килдем, аларның инде сораулары бихисап", - диде вагоннан чыккан кына элек тимер юл станциясе хезмәткәре булып эшләгән Татьяна Синякова
Татьяна Соловьева да аңа: "Безнең өчен, бабаларыбыз сугышкан совет кешеләренең буыны өчен, сугыш темасына һәр кагылу – авырту. Газ камерасындагы балалар белән экспозиция, Нюрнберг процессы экспозициясе шок хәленә төшерде. Күргәннәрнең барысын да яңадан карап чыгарга кирәк.
Сергей Лукша билгеләп үткәнчә, әлеге күргәзмә экспозициясенең төп максатларының берсе: кунакларның хисләрен уяту, кешеләрне уйланырга мәҗбүр итү һәм яшьләрдә сораулар тусын өчен, тарихка тагын да зуррак кызыксыну барлыкка килсен өчен тырышу. Һичшиксез, "Җиңү поезды" үз максатларына ирешәчәк...