Җәйге мәктәп каникуллары көннәрендә шәһәр паркларында һәм скверларында төрле чаралар үткәрелә.
Кичә Нурлатның Халыклар дуслыгы йорты шикәрчеләр «Күңел ачу калейдоскобы» уен программасын үткәрде.
Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре бик теләп катнашты. Барысы да конкурсларда һәм күңел ачуларда катнашып, уңай эмоцияләр диңгезен кичерделәр.