Нурлатта Халыкара шахмат көненә багышланган «Җиңү вакыты» район шахмат турниры узды.
“Киләчәк” балалар иҗаты үзәгендә узган турнирда мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге 36 бала катнашты.
Шахматның балаларга файдалы тәэсире күп. Шахмат уйнау баланың иң мөһим сәләтләрен үстерә: хәтер, дәрт, карар кабул итү, җиңү теләге, хисләр һәм эмоцияләр тәрбияләүдә зур роль уйный.