Республика бизнесменнары ел дәвамында электрон документ әйләнешеннән (ЭДО) бушлай файдалана алачак.
Гаризалар «Минем бизнес» үзәге МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә кабул ителә, «Электрон документ әйләнеше системасына бушлай керү мөмкинлеге бирү» хезмәтен сайларга.
ТР Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, ЭДО – мәгълүмат алмашуның кәгазьсез ысулы, нәтиҗәдә җитештерү чыгымнары кими, бизнес-процесслар тизләтелә.
ЭДО ярдәмендә мәгълүматны цифрлы рәвештә алмашырга, бердәм база һәм документлар архивы булдырырга, башка шәһәрләрдән контрагентлар белән килешүләр төзергә, офистан тыш килешүләргә кул куярга, хисаплар әзерләргә мөмкин.
Гаризаны карау нәтиҗәсен эшмәкәр шәхси кабинетында МСП.РФ цифрлы платформасында күзәтә алачак. Хезмәт турында өстәмә мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: +7(843)524-90-90.
Ярдәм программалары «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында «Минем бизнес»Татарстан үзәге базасында гамәлгә ашырыла. Проектны Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәрде.