Янгын-техник комиссияләр, шулай ук объект вәкилләре белән берлектә 20 июльдә «Татнефть» ААҖ УСО «Чияле алан» СОК объектында уку-күнекмә дәресләре узды.
Алар персоналны, балаларны, янгын куркынычы һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эш итүгә әзерләүне камилләштерү, янгын очрагында йокы корпусларыннан, административ биналардан һәм социаль өлкә объектларыннан эвакуацияләнгәндә тиз һәм төгәл карарлар кабул итү өчен кирәкле тотрыклы күнекмәләрне үзләштерү максатларында үткәрелә.
Инспектор Шәкүрова Лилия