Кичә Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
Бүләкләрне республика Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең хөрмәтле якташыбыз, Киекле авылында туып үскән Алмаз Вахит улы Кашапов та бар.
ТР Рәисе Указы белән "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән республиканың ягулык-энергетика комплексын үстерүдә уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен генераль директор урынбасары - "Челтәр компаниясе" АҖнең икътисади яклау һәм режим буенча директоры Кашапов Алмаз Вахит улы бүләкләнде.