Нурлатның "Сердәш" татар җыры ансамбленә «Халык үзешчән коллективы» дигән мактаулы исем бирелде.
“Үзешчән халык коллективы” исемен бирү тантанасы Болгарда «Яңарыш: эпос заманча укуда» фестивале кысаларында узды.
Ансамбль коллективын һәм аның җитәкчесе - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Сәмигулла Рәхмәтуллинны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм зур иҗади уңышлар телибез!