АПКда Россия төбәкләренең беренче рейтингын Россельхозбанк һәм “Сколково” тәкъдим итте.
Беренче өчлеккә Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Краснодар крае керде.
АПК рейтингы төбәкләрнең инновациялелегенә йогынты ясый торган күрсәткечләрне объектив бәяләүне формалаштыруга, шулай ук яңа технологияләрне кертү киртәләрен һәм аларны киметүгә ярдәм итүче факторларны ачыклауга юнәлдерелгән.
Рейтингны төзегәндә түбәндәге күрсәткечләр исәпкә алынган: инновацияләр, тармакка ярдәм чаралары һәм җитештерү эшчәнлеге. Рейтингка Россия Федерациясенең 50 төбәге кертелгән.
Чыганак: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте.