"Буратино" балалар бакчасы хезмәткәрләре шәһәрдәшләребез өчен мастер-класслар үткәрде

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Узган ялларда берьюлы ике җәмәгать киңлегендә «Буратино» балалар бакчасының иҗади һәм дус коллективы нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары өчен тематик мастер-класслар оештырды. Мәсәлән, «Спорт» паркында алар чуаш милли мотивлары турында сөйләделәр, тасмаларны ничек матур итеп үреп була икәнен күрсәттеләр, тәлинкәләрне чуаш милли орнаменты белән буярга тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта Шашин урамындагы шәһәр күлендә яшь нурлатлылар татар милли орнаментлары тарихы турында белделәр, аларның төрләре белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International