Зирекле авылында мәчетне ремонтлау төгәлләнде

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Татар авылы, беренче чиратта, мәчетенең матур манарасы белән үзенә игътибар җәлеп итә.

Манара монда ата-бабаларының дини традицияләренә тугры булган иманлы кешеләр яшәвен күрсәтә. Бу Зирекле авылында да шулай. 30 елдан артык элек төзелгән мәчеттә вакыт-вакыт ремонт эшләре алып барыла: тәрәзәләрне алыштыралар, сантехниканы яңарталар. Ә быел иман йортының финанс эшләрен алып баручы Рөстәм Хәммәдиев инициативасы белән биредә зур күләмдә эшләр башкарылды.

- Тарттырылган түшәмнәр урнаштырдык, түбәсен яңа профиль калай белән ябтык, – дип санап үтте ул. Иң әһәмиятлесе, һичшиксез, мәчетнең үзенчәлекле кыяфәтен биргән манараны яңарту булган, аны тышлаганнар, һәм ул шунда ук күзгә ташлана.

- Манараны ремонтлауга керешкәнче, без Кәкре Атау, Биккол, Чишмә мәчетләрен карадык һәм аларның чисталыгы һәм төзек булуына сокландык, - дип уртаклаша Рөстәм аганың хатыны, аның барлык эшләрендә ярдәмчесе Роза Галимҗан кызы.

Мәчетнең эчке бизәлеше дә үзгәргән, тәрәзәләргә яңа челтәрләр элгәннәр, кирәк-яраклар өчен шкафлар сатып алганнар. Гомумән, мәчеттә тәртип һәрвакыт күз алдында тора, атна саен 9 хатын-кыз биредә генераль җыештыру үткәрә. Имам-хатыйб Касыйм хәзрәт Хәйбуллин сүзләренчә, көн саен төшке намазга 10 кеше җыела, ә бәйрәм намазларына 25ләп кеше килә.

- Материалларга һәм эшләргә 400 мең сумнан артык акча тотылды. Нигездә, сәдака акчаларын кулландык. Авылдашлар да ярдәм кулы сузды. Мәсәлән, манараны тышлау өчен 35 мең сум акча җыелды. Беренчеләрдән булып Шакирҗан Якупов үз взносын кертте, Кәрим Галиев, Галимҗан Галимов, Ислам Әминов, Шакир Усманов, Назим Зиннуров, Хәсиб Мотыйгуллин нәселләре вәкилләре дә зур ярдәм күрсәтте. Ремонт эшләрен Ирек Галиуллин бригадасы башкарды. Түбәне алыштырганда да, манараны яңартканда да ярдәм итүдән баш тартмаган Касыйм Мөстәкыймовка да аерым рәхмәт белдерәсе килә – дип билгеләп үтте Рөстәм Хәммәдиев.

Әлбәттә, ремонт башлангач, ризасызлык белдерүчеләр дә булган, әлеге инициативага каршы чыкканнар. Ләкин күпчелек яхшы эшне хуплаган. Ничек кенә булмасын, мәчет авылның дини үзәге, монда кешеләр дога кылалар, зур бәйрәмнәрдә җәмәгать намазына җыелалар, ислам нигезләрен өйрәнәләр. Һәм аны төзекләндерү, беренче чиратта, кешеләрнең иминлеге һәм уңайлылыгы өчен башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International