Ләкин бу аның эш режимына үзгәрешләр кертү өчен сәбәп түгел.
МФЦда капиталь ремонт зур күләмдә эшне күздә тота: стеналардан, ишекләрдән тыш, монда инженер-техник тәэмин итү челтәрләре дә яңартылачак. Быел, районда капиталь ремонт кысаларында күп кенә объектлар яңартылачак. Мәсәлән, ул шәһәр һәм авыллардагы берничә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дәвам итә, әлеге программа ярдәмендә шартлар яхшырачак күп фатирлы йортлар саны тагын 10га артачак, өч мәктәптә азык-төлек блогы яңартылачак... Димәк, уңайлы һәм җайлы объектлар тагын да күбрәк булачак.