Көрнәле-Әмзәдә ял паркы барлыкка киләчәк

2023 елның 16 июле, якшәмбе

Үзара салым кертү программасы кысаларында Көрнәле-Әмзә авылы үзәгендә «Авылым» дип исемләнгән яңа ял паркы төзелә. 

Парктагы эшләрне сәхнә төзелешеннән башлаганнар. Төзүчеләр бригадасы аны тиз генә ясап та куйган. Соңрак территорияне тотып алуга керешергә планлаштыралар. Колбай-Мораса авыл җирлегенә караган торак пунктларында һәм Колбай-Морасада үзара салым программасы буенча җитди эш планлаштырылган. Колбай-Морасада Ленин һәм Мәктәп урамнарында 300 метр озынлыгында юл төзеләчәк, эшләр инде алып барыла. Калган акчалар халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә китәчәк. Кече Колбай-Мораса авылында исә үзара салым акчаларының бер өлеше зиратта инвентарь өчен йорт төзүгә, икенче өлеше шулай ук су белән тәэмин итүгә юнәлтеләчәк. Программа кысаларында ике ел эчендә биредә барлык йортларга су кертелгән, ә быел су башнясы территориясен санитар таләпләргә туры китерәчәкләр.

Бу көннәрдә үзара салым программасы кысаларында районның башка торак пунктларында да актив эш алып барыла: 26 авыл җирлегенең 21ендә эшкә керештеләр инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International