Нурлат районында узган атнада арпа сугуга керештеләр
Ә бүген «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында Чуваш Тимерлеге авылы янында игенчеләр көзге бодай суктыра башладылар. Урып-җыю эшләренең барышы белән район Башлыгы Дамир Ишкиниев танышты.
"Бүген төп урып-җыю эшләренә старт бирелде. Көзге бодайның уңышы бер гектардан якынча 35 центнер тәшкил итә. Бу агымдагы ел өчен бик яхшы күрсәткеч. Урып - җыю эшләре оешкан рәвештә бара. Уракны югалтуларсыз һәм вакытында үткәрербез дип өметләнәбез», – диде Дамир Азатович.
Хуҗалыкта көзге бодайны җыюга 12 комбайн җәлеп ителгән.