Нурлатта Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде

2023 елның 14 июле, җомга

Кичә, 13 июльдә, видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә Нурлат районы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигын тәкъдим иттеләр. Ул 31 яшьлек полиция капитаны Ринат Паймурзин була.

Элегрәк ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ РЭО БДД дәүләт инспекторы вазифасын биләгән.

 

Ринат Паймурзин Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туган. Эчке эшләр бүлегендә 2009 елдан бирле хезмәт итә. 2014 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлый. Өйләнгән, 3 баласы бар.

Бу вазифага агымдагы елның 8 июлендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән билгеләнә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International