Нурлатта 73нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре янгынга каршы профилактика чаралары үткәрә

2023 елның 14 июле, җомга

Бүген 73нче бүлек һәм аерым постның инженер - инспектор составы белән йомгаклау киңәшмәсе узды

Киңәшмәдә 3-14 июльдә үткәрелгән янгынга каршы рейдка нәтиҗә ясалды.

Киңәшмә йомгаклары буенча янгынга каршы су белән тәэмин итү системаларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларга юл куймау, беренчел янгын сүндерү чараларының төзеклеге, янгынга каршы су запасы, су чыганаклары, коры үләннән, куаклардан һәм янучан чүп-чардан чистарту максатыннан, объектларны эксплуатацияләүче җаваплы затлар белән берлектә саклана торган объектларны тикшерүне дәвам итү бурычы куелды. т. б.

Тикшерүләр саклана торган объектларда янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итте 73нче ПСЧ инженеры Виктор Морозов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International