Нурлат районы Башлыгы медальгә лаек булды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Нурлат район кулланучылар җәмгыяте (райпо) җитәкчесе Россия Федерациясе Үзәк берлегенең «Россия кулланучылар кооперациясен үстерүгә керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде

Тармакта күпьеллык намуслы хезмәте һәм аны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен медальне аңа Россия Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов Казанда Татарстанда беренче кулланучылар җәмгыятьләре

оешуга 155 ел тулуга багышланган тантаналы чарада тапшырды.

Бу системада ул 15 елдан артык эшли, нәкъ менә аның җитәкчелегендә 2015 елда Нурлат райпосы эшен яңартты һәм бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International