Нурлат районы башлыгы Яңа Әмзә авыл җирлеге объектларында булды.
Авыл җирлеге башлыгы Әнисә Сафиуллина белән бергә «Дуслык» балалар сәламәтләндерү лагере өчен мәйданчыкны карадылар.
“Урын бик матур, барлык коммуникацияләр бар, яхшы керү юллары бар, балаларыбыз өчен лагерь төзүне тизләйтү буенча республика җитәкчелеге белән эшләячәкбез", - дип язган Ишкинеев үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
Авыл җирлегендә халыкның үзара салымы хисабына күп эшләр башкарылган.
Яңа Әмзә авылына юлны карадык. (әйтергә кирәк, торак пунктта барлык юллар диярлек асфальтланган).
Авыл өчен су суырткычлы янгын сүндерү системасы белән ярымприцеп-цистерна сатып алынган, янгын сүндерү машинасы өчен җылы бокс ремонтланган.
Яңа Әмзә авылының мәдәни тормышы үзәге булып авыл мәдәният йорты тора. Ул яхшы хәлдә, биредә яхшы китап фонды тупланган, авыл халкы эш көннәреннән соң ял итә ала.
Дамир Азатович авылның матур күренешенә сокланып, Иске Әмзя авылындагы чишмәнең салкын суы белән дә юынды.