Нурлатта яшь җәяүлеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча квест-уен узды

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Чарада  «Светлячок», «Шатлык» һәм «Әкият» балалар бакчаларына йөрүче балалар катнашты.

ТР БДД ДБУ ТУ профилактика Нурлат бүлеге башлыгы Гөлфия Гыйматдинова мәктәпкәчә яшьтән үк балаларда юлда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру бик мөһим икәнлеге турында сөйләде. Педагогларның бурычы-балада автомобиль дөньясының куркынычлыгын аңлауны үстерү.

Балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, җәяүле, пассажир һәм шофер ролендә булдылар. Балаларга хәрәкәт куркынычсызлыгына багышланган уеннар, эстафеталар бик ошый. Чара тәмамлангач, флешмоб узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International