Нурлатта вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Чара барышында 5 нурлатлыга эшкә юллама бирелде.

Шушы көннәрдә Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге белән берлектә «Минем карьерам Бердәм Россия белән» проекты кысаларында гражданнарны эшкә урнаштыру буенча вакансияләр кече ярминкәсен үткәрде.

Чарада 3 оешма катнашты: «Мастер - Н» ҖЧҖ, 11 нче «Бал корты» балалар бакчасы, «Ледок»хоккей буенча спорт мәктәбе.

Ярминкәгә 26 эшсез граждан килгән, аларның 5се тәкъдим ителгән вакансияләр белән кызыксынган һәм эшкә юллама алган.

Ярминкәгә килүчеләр эш бирүчеләр белән актив аралаштылар, аларны кызыксындырган сораулар бирделәр. Шулай ук барлык теләүчеләр «Минем карьерам Бердәм Россия белән» анкеталарын тутырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International