Татарстанда эссе һава торышы саклана

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

11-17 июль көннәрендә республика территориясендә урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.

11 июль көнне көндез һәм кичен татарстанлыларны урыны белән яшенле яңгыр көтә, 16-21 м/с кадәр көчәючән кыска вакытлы җил, урыны белән боз явуы ихтимал.

9-11 июльдә республиканың көнчыгыш районнарында+37° көчле эсселек көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International