"Игелекле йөрәк” партия проекты ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләргә, картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә, гаиләләргә һәм игътибарга мохтаҗ булган башка кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Нурлатта «Игелекле йөрәк» җирле партия проекты 6 ел дәвамында тормышка ашырыла. Проект кысаларында Нурлат бердәмроссиялеләре төрле чаралар, акцияләр үткәрә. Шушы көннәрдә чираттагы акция оештырылды, аның барышында Нурлат шәһәре Советы депутаты Ольга Пакшина Нурлат шәһәренең күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрендә булды, татлы бүләкләр тапшырды, шулай ук проблемалар һәм яшәү шартлары белән кызыксынды.