Бу темага Нурлат районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча 3 июльдән республиканың барлык районнарында эссе һава торышы урнашу сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Документ нигезендә, гадәттән тыш хәл режимы кыраулар, корылык һәм уңдырышсызлык нәтиҗәсендә барлыкка килгән азык-төлек иминлеге куркынычын булдырмау максатыннан кертелгән. Бу тема бүген комиссия әгъзалары, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, ТОС җитәкчеләре һәм идарәче компанияләр катнашында үткән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында да каралды.
Агымдагы һава торышы һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең потенциалын саклау чаралары турындагы доклад белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Ивандеев чыгыш ясады. "Татарстан Республикасы Гидрометеорология идарәсе Чулпан метеостанциясе мәгълүматлары буенча агымдагы елның апреленнән июленә кадәр 75,4 мм яңгыр яуган. Явым-төшемнәр кискен локальлек һәм контрастлык белән аерылып тора. Күпьеллык уртача мәгълүматлар буенча, бу чорда 139 мм явым – төшем булырга тиеш, быелгы явым-төшем нормадан 2 тапкыр түбәнрәк», - диде ул. Фаил Фәтхуллович билгеләп үткәнчә, Агро иминиятләштерү тискәре һава шартларыннан куркынычларны киметү ысулларының берсе булып тора. Кызганычка каршы, барлык хуҗалыклар да агростраховкалау буенча актив эшләми-агымдагы елның уңышы 22,5 мең гектар мәйданда иминиятләштерелгән, бу барлык чәчүлек мәйданнарның якынча 30%ы. Агростраховкалауда "Сөләйманов Ә.И." КФХ, "Южная" АФ ҖЧҖ һәм "ВЗП Биләрск"ҖЧҖ зур активлык күрсәтәләр.
Киңәйтелгән утырыш Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Зәрринә Сәйфетдинова җитәкчелегендә узды.