Нурлат районы территориясендә өч өлешле яфраклы амброзия буенча 21 карантин зонасы урнаштырылган.
Июль-җәйнең иң чәчәкле ае. Ләкин, кайбер үсемлекләрнең чәчәк атуы шатлык урынына күп мәшәкатьләр китерергә мөмкин. Бу өч өлешле яфраклы амброзиягә дә кагыла. Бу карантин үләне нәкъ июль аенда чәчәк ата башлый.
Кайберәүләр амброзияне башка үсемлекләрдән дә аермыйлар. Ул таләпчән түгел һәм, нигездә, юл кырыенда, чокырларда, эшкәртелмәгән җирләрдә, комлыкта, кайвакыт хәтта паркларда һәм скверларда үсә. Бу үсемлек иң киң таралган урыннар карантин зонасы дип игълан ителә.
- Нурлат районында 3595 гектарда өч өлешле амброзия буенча 21 карантин зонасы урнаштырылган. Алар Нурлат, Төрнәс, Якушкино, Фома, Яңа Иглай, Киекле, Кизләү, Иске Чаллы, Елаур, Рус Мәнҗесе, Каравыл Тавы, Биккол, Бердәмлек һәм кайбер авыл хуҗалыгы формированиеләре территорияләрендә урнашкан, – диде Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт инспекторы Салават Фәтхетдинов. - Ел саен безнең идарә территориянең карантин фитосанитар торышына мониторинг үткәрүнең республика планы кысаларында төрле чаралар үткәрә, нәтиҗәләр актуальләштерелә, карантин объектларын инвентаризацияләү гамәлгә ашырыла.
Амброзия өч өлешле яфраклы берьеллык үсемлек. Аның биеклеге 3 метрга җитәргә мөмкин. Орлык белән үрчи, бер үсемлектә 5 меңгә кадәр орлык барлыкка килергә мөмкин. Өстәвенә, орлыклар нык һәм туфракта 10 елга кадәр яшәү сәләтен саклый ала. Шуңа күрә аны чәчәк атканчы һәм орлык барлыкка килгәнче юк итәргә кирәк.
- Амброзия авыл хуҗалыгына һәм кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерә. Чәчәк ату чорында ул күпләрдә аллергия тудыра, - дип дәвам итә белгеч. - Без предприятие, оешма, авыл җирлекләре җитәкчеләрен, шәхси йорт хуҗаларын үз территорияләрендә амброзиягә каршы көрәш оештырырга чакырабыз. Уртак тырышлык белән генә без бу карантин үсемлеген җиңә алабыз.