Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән котлыйм!
Дөньяда гаиләдән мөһимрәк нәрсә юк. Гаилә-иң туган һәм иң яраткан кешеләр генә түгел, без алардан игътибар, кайгырту һәм ярдәм алабыз, мәхәббәтебезне һәм җылылыгыбызны бирәбез. Бу безнең көндәлек тормышыбызның рухи ныгытмасы, буыннар бәйләнеше. Гаиләбездә без кечкенәдән үк ата-бабаларыбызны искә алырга, ата-аналарыбызны хөрмәт итәргә, тирә-юньдәгеләргә һәм якыннарыбызга аңлап карарга өйрәнәбез.
Нык гаилә-ул, үз чиратында, илебез үсешенең төп кыйммәте, таянычы һәм нигезе. Без аның ерак бабалардан алып бүгенге буыннарга кадәр тарихын язабыз. Аның нинди булачагы бары тик үзебезгә, гаилә нигезләренең ныклыгына бәйле!
Бу бәйрәмдә күп балалы ата-аналарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез, башка беркемгә дә караганда, баланы игелеккә һәм аңлауга өйрәтү, аңа риясыз мәхәббәт бүләк итү, киләчәктә сезнең үрнәгегездә зур, бәхетле гаилә булдыру өчен тырышуның никадәр зур хезмәт икәнен беләсез.
Ир белән хатын бергә берничә дистә ел яшәгән гаиләләргә аерым рәхмәт – безнең көмеш, алтын һәм бриллиант юбилярларыбыз бар. Сез яшь парлар өчен әхлакый юнәлеш. Нык гаиләләр өчен сезнең алда баш иябез!
Кадерле татарстанлылар! Игелекле һәм якты бәйрәм белән! Һәрвакыт туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янәшәгездә булсын! Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм озын гомер телим!